Түбән Каманың социаль приютында «Китап дөньясының тылсымы» дигән программаны чынга ашыралар

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Китап дөньясының тылсымы» программасы кысаларында «Түбән Каманың истәлекле урыннары» дигән виртуаль экскурсия уздырдылар.

Тәрбиячеләр Альбина Борисова һәм Ольга Лобанова ярдәме белән балалар тарихи даталарны, шәһәр символикасын, һәйкәлләрне, скверларны һәм паркларны, музейларны, спорт клубларын искә төшерделәр, урамнарның исемнәре турында белделәр. Мондый чаралар, приют тәрбиячеләре сүзләренә караганда, патриотик хисләр, шәһәрнең истәлекле урыннарына хөрмәтле караш, үз халкының мәдәни мирасына ихтирам тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International