22 июль көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр» дигән викторина узды. Дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында күзаллаулар формалаштыру иде.
Чара тәрбияченең кереш әңгәмәсеннән башланды. Ул зарарлы гадәтләрнең нәрсә икәнен һәм аларның организмга нинди йогынты ясавын сөйләде. Балалар «Файдалы-зарарлы» уенын уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм үз җаваплары турында фикер алыштылар. Аннары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Тәмәке тартканда нәрсә була?», «Исерткеч эчемлекләр», «Токсикомания – кеше сәламәтлеге өчен агу» дигән хикәяләр тыңларга тәкъдим ителде.
Дәрес ахырында балалар спорт белән шөгыльләнү, чыныгу, дөрес туклану кебек гадәтләрнең файдасы турында бергәләп нәтиҗә ясадылар.