Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 41,6 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

2020 елның 22 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 73 762 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 203 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,63 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 620 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 590 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,77 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 483 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 19 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International