Саф һавада актив уеннар үсә торган бала организмы өчен бик мөһим. Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Наталья Калугина һәм психолог Римма Сәйфиева балигъ булмаган балалар белән «Сәламәт җәй» дигән чара уздырдылар.
Белгечләр балаларны ачык һавада туп белән уйный торган күп кенә уеннар белән таныштырдылар. Мондый активлык балаларда координацияне, игътибарлыкны үстерә, команда рухын формалаштыра.
Чара «Демография» милли проектының «Җәмгыять сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә шәһәренең социаль участокларының берсендә үткәрелде. Очрашуда катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.