Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә гарденотерапия дәресләре үткәрелә. Технология өлкән төркем тәрбиячеләре Р.Ш. Гарипова һәм Е. В. Тарасова тарафыннан тормышка ашырыла.
Гарденотерапия – үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә психосоциаль, хезмәт һәм педагогик тернәкләндерүнең аерым юнәлеше. Гарденотерапиянең тернәкләндерү мөмкинлекләре кулның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтүдә һәм хәрәкәтне координацияләүдә, эмоциональ-ихтыяр өлкәсен коррекцияләүдә, гади хезмәт һәм һөнәри күнекмәләрне формалаштыруда, танып-белү һәм иҗади активлыкны үстерүдә чагыла.
Гарденотерапия дәресләрендә балалар бүлмә һәм бакча үсемлекләренең төрләре белән танышалар, аларның үсешен күзәтәләр, аларны карыйлар. Шулай ук балалар коры яфраклардан, орлыклардан аппликацияләр һәм композицияләр ясарга, табигать материалларыннан эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр, тере чәчәкләрдән чәчәк бәйләмнәре ясау сәнгате белән танышалар.
Системалы дәресләр барышында балаларда билгеле бер хезмәт күнекмәләре формалаша, аларны көндәлек тормышта һәм булачак һөнәр сайлаганда куллана алалар.