Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрелә. Бүген, кулларның вак моторикасын торгызу максатларында, шәфкать туташы туп белән дәресләр үткәрде.
Массаж тупның тигезсез булуы нерв күзәнәкләренә уңай йогынты ясый, кан агымын яхшырта һәм кан әйләнешен активлаштыра, ә туп өслегендәге массаж энәләр тиренең биологик актив зоналарына йогынты ясый һәм бөтен организмның торышын яхшырта. «Мондый тупның энәләре кан әйләнешен, кан циркуляциясен яхшырта, бу тамырлар торгынлыгын профилактикалау чарасы булып тора», – дип билгеләп үтә шәфкать туташы.
