Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта менә инде икенче ел «Мин әйтәм!» проекты тормышка ашырыла. Бүген балалар коммуникатив карточкаларны гына түгел, GoTalk 4+ коммуникаторын да уңышлы үзләштерәләр.
Коммуникаторны куллану бик уңайлы, аны үзең белән алырга да була. Анда сурәтләр һәм теләсә кайсы тематикага хәбәрләр яздыру өчен дүрт кнопка бар. Һәр кнопкага биш хәбәр яздырып була. Төп кнопкалар өстендә ике өстәмә кнопка, алар еш кулланыла торган сүзләр һәм сүзтезмәләр өчен.
Балалар әлеге чараларда зур кызыксыну белән катнашалар. Коммуникатор GoTalk 4+ аларның сөйләмен тагын да кызыклырак итә, баета. Шулай ук ул хәрәкәттәге тайпылышлары булган балалар өчен дә уңайлы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җайланма көнкүрештә дә, урамда йөргән вакытта да ярдәмче булып тора. Шулай итеп балалар әйләнә-тирә дөнья белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә.