«Колос» агрофирмасы хезмәт хакы буенча 2 млн сумнан артык бурычын түләде

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының дүрт предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Тәтеш муниципаль районы «Колос» агрофирмасы» ҖЧҖ 94 хезмәткәр алдындагы гомуми 2 096,182 мең сумлык бурычын түләде.

Казан шәһәренең «Ансат» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 17,0 мең сум түләде.

Казанның тагын бер предприятиесе – «Стройрегион» ҖЧҖ – 1 хезмәткәргә 133,0 мең сум акча түләде.

Кайбыч муниципаль районының «Подберезье» агрофирмасы» ҖЧҖ 29 хезмәткәр алдындагы гомуми 428,174 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International