22 июльдә Зәй шәһәре пляжларында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча белгечләр катнашында ведомствоара рейд оештырылды. Комиссия әгъзалары ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараттылар. Табигатьтә ял итәргә яратучыларга Татарстанда коену сезоны әле ачылмаган һәм бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, дип искәрттеләр.
Рейд барышында комиссия әгъзалары өлкәннәрдән башка сулык янында ял итүче 10га якын яшүсмерне очратты. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ачыклаганча, балаларның кайберләре хәтта әти-әниләренә су коенырга китүләре турында хәбәр дә итмәгән. Профилактик әңгәмәдән соң балаларны өйләренә озаттылар.