Серафим Борисович Рождаев Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2019 елның декабреннән бирле яши. Бөек Ватан сугышы ветераны, ул көчле рухлы һәм шат күңелле кеше булып кала.
Серафим Борисович Удмурт АССРның Можга районы Малиновка бистәсендә туган. 1942 елда ул Кызыл армия сафларына алына, штабта, хәрби частьнең секрет хезмәтендә хезмәт итә. Сугыштан соң Казан махсус юридик мәктәбен тәмамлый, Бөгелмә районы халык судьясы, аннары «ТАТАРНЕФТЬ»тә инженер һәм хезмәт һәм хезмәт хакын оештыру буенча начальник булып эшли. Серафим Борисович бик күп медальләргә ия.
Ветеранны 98 яшьлек юбилее белән интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин һәм директор урынбасары Александра Козловская котладылар. Серафим Борисовичка ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм татлы бүләк тапшырдылар.