23 июль көнне Балык Бистәсе районы мәчете янындагы скверда Алабуга шәһәренең «KASTAMONU» заводы генераль директоры ярдәмчесе белән очрашу узды. Завод агач эшкәртү тармагының дөнья күләмендә әйдәп баручы җитештерүчесе булып тора.
Завод вәкиле Чулпан Хәбибуллина авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтте һәм шәхсән аларга финанс чараларын тапшырды.