Зәйдә ялгыз өлкәннәрнең өйләренә дару һәм ашамлыклар китерәләр

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Яңа коронавирус йогышы белән бәйле хәл аркасында 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытлыча туктатып тору чорында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында сатып алынган автотранспорт 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйләренә дарулар, медицина әйберләре, азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр китерү өчен кулланыла.

Бу хезмәттән 65+ категориясенә караган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы буенча дару препаратларын алу хокукына ия затлар бушлай файдалана ала.

Хезмәт алу өчен зәйлеләр «Без ярдәм итәчәкбез!» дигән колл-үзәкнең кайнар линиясенә 8 (843) 598-3-598 телефоны аша яки «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 8 (85558) 2-82-19 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International