Түбән Камада озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү эше медицина хезмәткәрләре белән бергә алып барыла

2020 елның 24 июле, җомга

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Бу айда социаль һәм медицина хезмәткәрләренең уртак чыгулары һәм өлкән кешене карау буенча медицина билгеләнешләрен үтәү мәсьәләләре буенча эш җайга салынды.

Хәзерге вакытта Түбән Кама районында проектта 106 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид катнаша, аларның һәркайсына график нигезендә табиб өйләренә килеп йөри. Хезмәт күрсәтү графигындагы үзгәрешләр белән беррәттән, социаль хезмәткәр шәфкать туташы белән билгеләнгән бурычларны үтәүнең дөреслеге турында фикер алыша һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы һәр кешене карау тарихын тикшерә.

«Шәфкать» комплекслы үзәге белгечләре сөйләвенчә, хәзер һәр хезмәткәр социаль хезмәтләрдән файдаланучының сәламәтлеге торышындагы үзгәрешләрне билгеләп үтә һәм хәрәкәтне оештыру, дару чараларын кабул итү, дәвалау гимнастикасы үткәрү мөмкинлеге белән бәйле яңа мәгълүматлар буенча эшне дәвам итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International