Апас муниципаль районы «Свияга» АХП» ҖЧҖ 726 хезмәткәр алдындагы гомуми 6 993,7 мең сумлык бурычын түләде.
Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» комплекслы үзәге белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында чаралар уздыралар.
Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балаларга үз гаиләләренең тарихын өйрәнүдә булышалар.
Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Р.М. Зарипова «Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе буенча шәхси дәресләр үткәрә.
Югары Ослан муниципаль районында «Яшүсмер-2020» профилактик операциясенең «Каникуллар» икенче этабын уздыру кысаларында «Өмет утравы» комплекслы үзәк белгечләре районның социаль участокларында эшләрен дәвам итәләр.
2020 елның 29 июлендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узачак. Чара кысаларында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру йомгаклары буенча фикер алышу каралган.
Бүген Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның туганнары өчен чираттагы дәрес узды. Мондый чаралар «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Куркынычсыз балачак территориясе» технологиясе буенча онлайн-дәрес үткәрде.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып карау буенча актив эш алып баралар.
Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы булачак әниләр белән чираттагы чара үткәрде. Наталья Ташлинцева белән очрашуга Лениногорск районының 9 йөкле хатын-кызы килде.