Минзәләлеләр белән янгын профилактикасы эшен алып баралар

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып тикшерүне дәвам итәләр.

Күчмә чаралар барышында белгечләр гражданнарның яшәү шартларын һәм сәламәтлеген тикшерәләр, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге һәм исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга каралган социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр.

Шулай ук минзәләлеләр белән янгын профилактикасы эше алып барыла, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырыла.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булган саен комплекслы үзәк белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр тикшерү турында акт тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләгән очракта, белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле документлар җыюда ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International