«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2020нче елның 19нчы августыннан 21нче августка кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча «Озак вакытлы карау нигезләре» дигән темага дәресләр уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, бу программаның икенче этабы. Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, беренче, читтән торып уку этабы 3 августта башланды. Читтән торып үткәрелгән этапта укучылар тест биремнәрен үтәп, модульләрне мөстәкыйль өйрәнделәр. Турыдан-туры этап авыручы гражданнарны карау буенча гамәли күнекмәләр эшләүгә, кичектергесез халәтләрдә беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган. Тыңлаучылар укытучылар белән бергә ятып торучы авырулар белән эшләүдә килеп туган төрле хәлләрне тикшерәләр.
Уку тәмамланганнан соң йомгаклау аттестациясе үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре буенча программаны уңышлы үзләштергән тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылачак.