Кичә Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «ТКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче көне узды.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде: склад мөдире, эретеп ябыштыручы,слесарь-сантехник, маляр, балта остасы, ишегалды җыештыручы, хезмәт һәм җитештерү биналарын җыештыручы, чүп-чар үткәргечләрне җыештыручы.
Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре килүчеләрне хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Чарага 102 кеше килде. Барлык эш эзләүчеләргә эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча фән консультациясе күрсәтелде.
11 эшсез граждан кабат әңгәмәгә юллама алды.