Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Zoom режимында киңәшмә узды

2020 елның 21 августы, җомга

2020 нче елның 19 нчы августында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота, инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын билгеләгәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү, мәҗбүри таләпләрне бозуларны булдырмау буенча эш бирүчеләр белән ачык чаралар үткәрү» План-графигының 2 нче пунктын үтәү буенча Zoom режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе А.А.Михайлов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге баш белгече В.М.Захарова, 12 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Мәшгульлек үзәге белгече хисап бирү сроклары турында искә төшерде. Оешмаларга белешмәлекләр җибәрелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга индивидуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм куелган бурычларга ирешү өчен адреслы очрашу тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International