«Игелек салават күпере» Мохтаҗларга ярдәм итү хәйрия фонды янгыннан зыян күргән күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтте. Ярдәм кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, беренче кирәк-яраклар һәм азык-төлек рәвешендә күрсәтелде.
Тәтеш районы «Тәтеш балкышы» халыкны социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Фонд белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Бу вакыт эчендә «Игелек салават күпере» фонды тарафыннан Тәтеш районының 17 гаиләсенә ярдәм күрсәтелде.