19нчы августта Чистайның «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру кысаларында «Без һәм юл» дигән уен элементлары белән профилактик дәрес үткәрделәр.
Балигъ булмаган балалар еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмиләр һәм үзләрен куркыныч астына куялар. Профилактик дәрес гомумтанылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлаудан башланды. Балалар урамда дөрес һәм дөрес түгел хәрәкәт итүне өйрәнүгә юнәлдерелгән кызыклы уеннарда катнаштылар. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар үз белемнәрен уеннар барышында ныгыттылар.
Чара ахырында балалар сабын куыклары өрүдә ярыштылар.