Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 10нчы социаль участогының җәйге мәйданчыгында хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева чәчәкләр ясау буенча «Шәһәр көненә чәчәкләр» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – ял оештыру, сәнгать-эстетик зәвыкны үстерү, иҗади фикерләү, шәхеснең интеллектуаль һәм рухи үсешен тәэмин итү, патриотик тәрбия формалаштыру.
Мастер-класс башында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучыларга үзләренең яраткан шәһәре, Түбән Кама шәһәренең барлыкка килү тарихы, шәһәр символлары һәм аларның әһәмияте, яраткан урыннары турында сөйләшергә тәкъдим ителде. Аннары инструктор балаларны төсле кәгазьдән хризантемалар ясарга өйрәтте. Эш принцибын үзләштереп һәм кирәкле материалны сайлап, балалар бик теләп пөхтәлек, тырышлык һәм җитезлек таләп иткән эшне башкардылар.
Мастер-класс ахырында балалар әниләренә кәгазь чәчәкләр бүләк иттеләр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.
