Татарстан Республикасында 2019-2021 елларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы пилот проектын гамәлгә кертү буенча өйрәтү чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан агымдагы елның августында «Озак вакытлы карау нигезләре» пограммасы буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәткәрләрен укыту оештырылган һәм уздырылган.
Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт реабилитациясе кабинетында «Бакчачылык» һәм «Тегү эше» юнәлешләре буенча дәресләр узган. Дәресләрнең максаты мөмкинлекләре чикле балаларны хезмәт тернәкләндерүдән гыйбарәт иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар өчен «Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе» дигән икенче уку семинарын ачуга багышланган пленар сессиядә катнашачак.
20 августта Казанда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») VI Республика фестиваленең гала-концерты булды. Концерт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру һәм гамәлгә кертү буенча чараларны тормышка ашыру максатыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Р.З. Вагыйзова «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны өлешчә яки тулысынча үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләрне карау» дигән укыту семинарлары программасы буенча чираттагы укулар уздырды.
20нче август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мизгел» отряды волонтерлары белән берлектә «Наркотикларга ЮК дип әйтү өчен ун сәбәп» дигән акция уздырганнар. Акция наркотик һәм психоактив матдәләрдән явызларча файдалануны кисәтүгә һәм яшь буынның үз сәламәтлекләренә аңлы карашын формалаштыруга юнәлтелгән иде.
2020 елның сентябрендә Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» федераль форумын үткәрә, ул гражданнар тарафыннан үз идеяләрен тәкъдир итү һәм яңа икътисадый шартларда Россия Федерациясенең тотрыклы үсеше буенча ил җитәкчелеге белән турыдан-туры фикер алышу мәйданы булып тора.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Ләйсән Җиһангирова «Сәламәтлек марафоны» дигән спорт чарасы үткәрде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Тукай районы «Мизгел» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән темага социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырдылар.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Актив пенсионер мәктәбе» кысаларында уку планы нигезендә атнага 2-3 тапкыр алдагы юнәлешләр буенча дәресләр үткәрелә: хокукый белем дәресләре, мәгълүмати технологияләр буенча тормыш куркынычсызлыгы буенча дәресләр, туризм һәм туган якны өйрәнү, сәламәтлек дәресләре, хореография, психология, аралашу, чит ил теле дәресләре.