Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсен үткәрә, ул 21 августта 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Журналистлар ур., 13 адресы буенча узачак.
Ярминкәдә «Ярдәмче» социаль хезмәте» ҖЧҖ, И. К.Кабушкин ис. Трамвай депосы, «Ашыгыч чакырулар хезмәте-112»ТР ДБУ эш бирүчеләре катнашачак.
Килүчеләргә автомобиль йөртүче, трамвай йөртүче, инженер-электроник, кондуктор, күчмә составны юучы-җыючы, ремонт цехы башлыгы, психолог, караучы, күчмә составны ремонтлау буенча слесарь, ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча белгеч, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, территорияләрне җыештыручы һ.б. вакансияләр тәкъдим ителә.
Анда катнашу өчен эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар чакырыла. Керү бушлай.