19нчы август көнне Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре йорт территориясен чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар. Хезмәткәрләр газоннарда коры үләнне җыештырдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.
Яшь инвалидлар бүлеге белгечләре Циолковский, 13, Академик Королев, 9 урамнары буенча интернатка беркетелгән территориядә «Санитар десант» оештырдылар.
Интернат-йорт территориясе шактый чистартылды һәм матурайды.