«Яңа тормыш – булачак өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән «Тыныч әни – бәхетле бала» дигән темага чираттагы дәрес уздырганнар.
Дәрес башында йөкле хатын-кызлар үзләренең кәефләрен һәм эмоциональ халәтен бәяләделәр.
Эмоциональ халәтне тотрыкландыру һәм ата-аналарның компетентлыгын арттыру максатыннан булачак әниләргә «Ассоциация», «Чыганак», «Кошчык» күнегүләре тәкъдим ителде, ә уңай кәефне саклау өчен «Минем булачак сабыйым» дигән открыткалар ясалды.
Булачак әниләр дәрестә актив катнаштылар, бу аларның йөклелек һәм бала табуга карата уңай мөнәсәбәтен фаразларга мөмкинлек бирде.
Чара ахырында «Мин йөкле! Бу бик әйбәт!».
Чарада 18-32 яшьлек 4 социаль хезмәт алучы катнашты.