«Мин сөйләшәм!» проекты кысаларында Дәрвишләр бистәсе акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты педагоглары аралашу күнекмәләрен үзләштерү өчен уеннар кулланалар. Уен психик һәм эмоциональ-ихтыярый өлкәләрне үстерүне, өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән аралашу күнекмәләрен формалаштыруны тәэмин итә.
28нче августта Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Карау мәктәбендә «Озак вакытлы карау системасы» проекты кысаларында «Тормыш эшчәнлеге чикләүләре булган кеше гигиенасы» һәм «Аз хәрәкәтләнүче авыруларның өзлегүләре. Өзлегүләрне профилактикалау. Караватта позицияләштерү» дигән темага дәрес узды.
27нче август көнне Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Ачык ишекләр көне узды.
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Россия террорчылар кулыннан һәлак булган меңнәрчә ватандашларны искә ала.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда «Караучы» пилот проекты гамәлгә кертелә, аның максаты – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү.
28 августта Яр Чаллының «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструкторлар Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Җиһангирова, шулай ук социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова, психолог Чулпан Галләмова Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс уены буенча ярышлар уздырдылар.
Яшел Үзән шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 2020 елның 20нче һәм 21нче августында үткәрелгән вакансияләр ярминкәләренә йомгак ясадылар.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру ата-аналарга балаларны тәрбияләү һәм үстерү, «Җаваплы ата-ана мәктәбе» базасында ата-аналар компетенциясен арттыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтүне күздә тота.
28 август көнне Алабуга шәһәренең Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар орнаментына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырдылар.