Теләче районында «Караучы» пилот проектын тормышка ашыру

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда «Караучы» пилот проекты гамәлгә кертелә, аның максаты – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү. Хезмәттән көнендә алты сәгать атнага җиде көн файдаланырга була. Караучының вазыйфаларына гигиена процедураларын гамәлгә ашыру, ашамлыклар һәм медикаментлар сатып алу, ашарга пешерү, өйне җыештыру, подгузникларны алыштыру һәм чүп-чар чыгару керә.

Бүгенге көндә Теләче муниципаль районында 3 социаль хезмәт алучы караучы хезмәтеннән файдалана. Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Шәйхетдинова Ф. Р. һәм Гыйниятуллина Г. М. Карау мәктәбендә белем бирү дәресләрен оештыра, анда тыңлаучылар ярдәмгә мохтаҗ өлкән гражданнар һәм инвалидларны карау күнекмәләрен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International