«Кайгырту» комплекслы үзәгендә Ачык ишекләр көне булып узды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

27нче август көнне Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Ачык ишекләр көне узды.

Чараның максаты булып комплекслы үзәккә социаль хезмәт алучылар җәлеп итү торды.

Чарада катнашучылар 28.12.2013 елның №44  «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» Федераль законы белән таныштылар.

Чара барышында клиентлар комплекслы үзәк эшчәнлеге, күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре, учреждениенең матди-техник базасы турында мәгълүмат алдылар, социаль эш буенча белгечләрдән консультацияләр алдылар.

Экскурсия барышында килүчеләр психологик бушау бүлмәсен (сенсор бүлмә) һәм психологик үсеш бүлмәсен (лекотека) карадылар.

Очрашу кызыклы килеп чыкты, чарада катнашучылар «Кагырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшчәнлеге турында күп кенә файдалы мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International