«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру ата-аналарга балаларны тәрбияләү һәм үстерү, «Җаваплы ата-ана мәктәбе» базасында ата-аналар компетенциясен арттыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтүне күздә тота.
«Җаваплы ата-ана булу мәктәбе» кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре 27 августта «Ана һәм бала» белем берү бүлмәсендә йөкле хатын-кызлар һәм яшь аналар белән «Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне төзү һәм анализлау» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Чараның максаты җаваплы ана позициясен формалаштыру, бала мәнфәгатьләренә кагылучы хәлләрдә җаваплы сайлау ясау күнекмәләрен булдыру иде.
Дәрес барышында йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр йөклелек чорында һәм бала туганнан соң гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр төзү турында лекция тыңладылар.
Дәреснең практик өлешендә «Минем гаиләм» дигән проект рәсеме ярдәмендә тыңлаучылар гаиләнең һәр әгъзасы баласы белән үзара бәйләнеш характерын билгеләделәр.
Дәрестә йөкле хатын-кызлар аутотренинг һәм релаксация алымнарын үзләштерделәр, бу яшь әнинең үз-үзен җайга салу дәрәҗәсен һәм стресска чыдамлыгын арттыруга ярдәм итте.
Ахыргы өлештә социаль хезмәт алучылар яңа туган сабыйны карау өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерделәр.