ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген психолог Чулпан Галләмова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен «Ничек бәхетле булырга» дигән мини-тренинг үткәрде. Чараның максаты – реабилитантларга үз казанышларына, ресурсларына һәм перспективаларына читтән карарга ярдәм итү, шулай ук дөньяга позитив караш күнекмәләрен үстерү.

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р. М. Вахитова Лениногорск балалары өчен «Яраткан туган ягым, син мәңге яшь!» конкурсы оештырды. Иҗади чара 2нче социаль участокта, Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 11нче социаль участокта «Минем тирәмдә дөнья» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара «Без барыбыз да шундый төрле» дип исемләнгән дәресләр курсы кысаларында оештырылды.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында «Татарстан – безнең туган йортыбыз» дигән мәдәни-ял чарасы уздырганнар.

26 августта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11нче социаль участокта «Минем Татарстан» дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.

Узган җомгада, 28 августта, Буа шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.

28 августта Белем көне алдыннан Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча идарәсе базасында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Акция хәйриячеләрнең игътибарын социаль яктан якланмаган һәм халыкның аз якланган катламнарына ярдәм итүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән иде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Минем Республикам – Татарстан!» дигән рәсем бәйгесен үткәрде.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 8 ай инде шәһәрнең актив пенсионерлары Актив пенсионер мәктәбендә белем ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International