30 нчы август – эшләми торган бәйрәм көне

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми (югарыда күрсәтелгән законның 1 статьясының 5 пункты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International