28 августта Яр Чаллының «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструкторлар Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Җиһангирова, шулай ук социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова, психолог Чулпан Галләмова Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс уены буенча ярышлар уздырдылар.
Чараның максаты – республика гражданнары арасында дартс уенын популярлаштыру һәм социаль хезмәтләрдән кулланучыларның ялын оештыру.
Чара «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе ярдәмендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аннары аларны дартс һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырдылар. Белгечләр барлык катнашучыларга да сынап карау өчен дротиклар ыргыту мөмкинлеге бирде, шуннан соң ярышучылар мавыктыргыч уенга актив кушылдылар.
Җиңүчеләрне иң күп очко буенча билгеләделәр һәм мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләделәр. Ярыш дустанә атмосферада үтте. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды. Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан бик канәгать калдылар.
Чарада егерме биш социаль хезмәт кулланучы кеше катнашты.