ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

28 августта Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырганнар. Дәреснең темасы – «Хроник авыруларның барлыкка килүен кисәтү буенча профилактик чаралар. Тромбозны һәм пневмонияне профилактикалау».

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Мизгел» отрядының волонтерлары һәм китапханәчеләр белән берлектә «Дөнья балачак кулында!» дигән чара үткәрделәр.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында « Җанны җылытып бакчалар чәчәк ата» дигән инновацион технологияне тормышка ашыру дәвам итә. Технологиянең максаты – ялны оештыру өчен шартлар тудыру, уңай мәнфәгатьләр формалаштыру, актив озын гомерлелек тәэмин итү, өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру.

Балачакның унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова тарафыннан «Исәнме, мәктәп!» конкурс-уен программасы уздырылды. Чараның максаты – уку елы алдыннан уңай эмоциональ кәеф булдыру.

Кичә Яңа Савин районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Ярдәмче» социаль хезмәте» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче көне узды.

26нчы август көнне «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» ның 2нче этабын үткәрү кысаларында Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Белкино авыл җирлеге территориясендә балаларның файдалы ялын оештыру максатыннан профилактик эш башкарганнар.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Җаваплы ата-ана булуга юнәлгән «Эффектив ата-ана мәктәбе» кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Минем гаиләм эчендә» дигән түгәрәк эшләп килә.

«Тигез булу хокукы» программасының «Мин сөйләшәм!» проектын гамәлгә кертү кысаларында Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты белгечләре альтернатив өстәмә коммуникацияне кулланалар, ул максатчан төркем балаларында сөйләм барлыкка килүне стимуллаштыра һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Үзеңне интернет-җинаятьчеләрдән ничек сакларга» дигән темага видеомарафон узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International