Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар орнаменты тарихын өйрәнделәр

2020 елның 28 августы, җомга

28 август көнне Алабуга шәһәренең Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар орнаментына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырдылар. Интернат-йорты карамагындагылар татар орнаменты тарихы белән таныштылар,  ул элек татарларның милли киемнәрен, баш киемнәрен, аяк киемен бизәгән, кул эшләнмәләре бизәкләре, бизәкле чигү әйберләре, бизәкле тукымалар һ б. чагылган.

Социаль хезмәтләрдән кулланучылар теге яки бу орнаментка салынган мәгънә, мәсәлән, өй учагының иминлеге яки ана мәхәббәтенең мәгънәсе турында фикер алыштылар.

Дәрес барышында чарада катнашучылар, ошаган орнаментны сайлап, аны карандашлар, фломастерлар һәм буяулар белән буядылар.

Чара дустанә атмосферада узды, һәркем татар орнаменты матурлыгын, татар мәдәниятенең матурлыгын тойды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International