Россиядә ел саен 3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Россия террорчылар кулыннан һәлак булган меңнәрчә ватандашларны искә ала.
Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Кашапова А.Х. һәм Гыйниятуллина Г.М. балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Дөньяга – тынычлык!» асфальтта рәсем бәйгесе оештырдылар. Чара Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган иде. Конкурсның максаты – балаларда тыныч тормышның мөһимлеген аңлау, ватанпәрвәрлек һәм туган ил өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Чара барышында балалар тыныч тормышның бәхетле мизгелләрен ясадылар. Асфальтта рәсемнәр матур килеп чыкты. Комплекслы үзәк хезмәткәрләре һәм балалар кешеләр тыныч җирдә яшәргә тиеш, дип билгеләп үттеләр.