ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – ЮК» айлыгы кысаларында бүген Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова, хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, «Алга адым» социаль үзәгендә оешма хезмәткәрләре һәм клиентлары өчен мәгълүмати чара үткәрде.

3 сентябрьдә, Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза. Ул чәчәкләргә су сибү аша бакыйлыкка күчкән кешеләрне символик рәвештә тукландырырга чакырылган.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш кысаларында белгеч О. А. Җәләева хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар белән аңлату эшен башкарды.

Кукмара районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өйдә карау мәктәбе» дигән социаль программа буенча дәресләр үткәрүне дәвам итә.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига белән бәйле. Бу көнне ил кайчан да булса безнең халык очрашкан террористик агрессия корбаннарын искә ала.

«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны барлау һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан һәм Печище авыл җирлекләре территориясендә яшәүче дүрт гаиләгә сигнал карталары килеп иреште.

«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул ике этапта уза – социаль партнерлык яклары катнашында төбәк һәм федераль дәрәҗәдә.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районында профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Чара барышында 13 балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган 8 гаилә эше каралды.

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләрне яки эш алыштырырга теләүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Ул 4 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International