Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова, хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, «Алга адым» социаль үзәгендә оешма хезмәткәрләре һәм клиентлары өчен мәгълүмати чара үткәрде.
Очрашуда катнашучылар мәшгульлек үзәгенең структурасы һәм эш тәртибе, эш эзләү максатыннан исәпкә кую тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштылар, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә программалар һәм дәүләт хезмәтләре, мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында белделәр. Мәгълүмат очрашуда катнашучылар өчен актуаль иде, алар зур кызыксыну белән сораулар бирделәр һәм белгеч белән сөйләшүдә катнаштылар.
Очрашу җылы дустанә шартларда узды. Чарада барлыгы 15 кеше катнашты.