3 сентябрьдә, Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза. Ул чәчәкләргә су сибү аша бакыйлыкка күчкән кешеләрне символик рәвештә тукландырырга чакырылган.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә әлеге масштаблы акциягә кушылды. Мондый чаралар Татарстан Республикасында милләтара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль һәм этник туфракта конфликтларны булдырмау максатларында үткәрелә.