Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига белән бәйле. Бу көнне ил кайчан да булса безнең халык очрашкан террористик агрессия корбаннарын искә ала.
Шушы дата уңаеннан Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Римма Сәйфеева «Балалар террорга каршы!» акциясе үткәрде. Әлеге чарада Подгорный бистәсенең социаль хезмәт алучылары катнашты. Очрашу балаларда мәрхәмәтлек, көчләүгә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Чара Бесландагы фаҗигале вакыйгалар, терроризмның аклана алмый торган иң зур явызлык булуы турында сөйләшүдән башланды. Әңгәмә барышында психолог яшүсмерләргә урамда, транспортта, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерде.
Акция «Тынычлык күгәрчене» дигән кул эшен ясау белән тәмамланды. Балалар кәгазь кошлар канатларында якыннарына һәм дусларына изге теләкләрен яздылар.
