ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ел саен көзләрен халыкны гриппка каршы вакцинацияләү үткәрелә. Белгечләр сүзләренә караганда, вакцинация организмны ныгытырга, көзге-кышкы чорда грипп белән авырудан сакланырга мөмкинлек бирә.

2020 елның 2 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 78 923 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 331 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,89 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 972 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 205 кешегә кимрәк.

1 сентябрьдән «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Буа үзәк район хастаханәсенә транспорт белән илтү эшен кабат башлап җибәрде. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» социаль-гуманитар проект кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәрес үткәрделәр.

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган чара узды. Бәйрәмдә приютта тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар катнашты.

1нче сентябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек планетасы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә бәйрәм чарасы булып узды.

Балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү максатыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Мин – яхшы ата-ана» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе районында булып кайтты. Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада да катнашты.

25 августта Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге территориясендә инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит белән заманча күп функцияле балалар спорт-уен мәйданчыгы ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International