Татарстанда «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсының республика этабы уза

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул ике этапта уза – социаль партнерлык яклары катнашында төбәк һәм федераль дәрәҗәдә.

Конкурсның максаты һәм төп бурычлары булып оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итү мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау һәм тарату, социаль партнерлык формаларын үстерү тора.

Конкурста катнашу – оешмалар өчен актив корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча казанышлар күрсәтү мөмкинлеге.

Конкурста оештыру-хокукый формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә Россия юридик затлары (шул исәптән чит ил капиталы катнашында юридик затлар), шулай ук аларның филиаллары, юридик затлар белән килешенеп, катнаша ала.

Конкурста катнашу бушлай. Номинацияләр турында тулырак мәгълүмат биредә >>.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен телефон: (843) 557-21-23, электрон почта: Mihail.Gabsalihov@tatar.ru.

Гаризалар 2020 елның 15 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International