«Экстремизмга – ЮК» айлыгы кысаларында бүген Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узды.
Чара барышында учреждение директоры катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычлыгы турында сөйләде, катнашучыларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына чакырды. Интернат-йорт шулай ук «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылды: чәчәкләргә су сибү аша интернат-йортта яшәүчеләр инде безнең арадан киткәннәргә символик рәвештә су эчерттеләр.
Моннан тыш, учреждениедә химик матдәләр белән зарарлану зонасында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча өйрәнүләр уздырылды.