«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны барлау һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан һәм Печище авыл җирлекләре территориясендә яшәүче дүрт гаиләгә сигнал карталары килеп иреште.
Килгән сигналлар буенча күчмә чараларда Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Аида Колезнева, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы баш белгече Светлана Сураева, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина катнаштылар.
Чыгу барышында балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарның җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде. Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, тематик белешмәлекләр тапшырылды.