Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш кысаларында терроризм идеологиясенә каршы тору, куркынычсызлыкны һәм терроризмга каршы саклануны тәэмин итү буенча җаваплы белгеч О. А. Җәләева хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар белән аңлату эшен башкарды.
Профилактик чарада катнашучыларга урамда, җәмәгать урыннарында, шулай ук террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр, инструктаж үткәрделәр.
Барлыгы 116 социаль хезмәт алучы гадәттән тыш хәл очрагында гамәлләр алгоритмы белән мәгълүмати белешмәлекләр алдылар. Бу материалларда шулай ук полиция телефоны һәм ашыгыч хезмәтләрен чакыру өчен бердәм телефон да күрсәтелгән.