Бүген Югары Ослан муниципаль районында профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Чара барышында 13 балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган 8 гаилә эше каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршында бер гаиләне ведомствоара учетка кую турында гариза бирергә дигән карар кабул иттеләр. Бер гаилә күченү сәбәпле, ведомствоара учеттан алынды, өч гаиләне башлангыч этаптан төп этапка күчерү турында карар кабул ителде.