Кукмара районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өйдә карау мәктәбе» дигән социаль программа буенча дәресләр үткәрүне дәвам итә. Бу социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формасы, ул авыру кешеләрне өйдә тәрбияләүче гражданнарга ярдәм итәргә тиеш.
2 сентябрьдә оешманың медицина хезмәткәре Милана Константинова «Салкын тиюдән һәм грипптан ничек сакланырга?» дигән темага дәрес оештырды, ә бүген учреждениедә «Дәвалану туклануы. Өлкәннәр өчен гимнастика» лекциясе үтте.
