Республикада хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча эш дәвам итә

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Казан шәһәренең «Закон и порядок» ШСП» ҖЧҖ 3 хезмәткәр алдындагы гомуми 427,0 мең сумлык бурычын түләде.

Казан шәһәре оешмасы, «Юмарк» юридик компаниясе» ҖЧҖ, 1 хезмәткәргә 147,0 мең сум түләде.

Шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлар Яр Чаллы шәһәренең «ПОЖ-оценка» ҖЧҖ капланды. Оешма 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 202,0 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International