Дәрвишләр балалар интернат-йортында яңа уку елы башланды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Коронавирус аркасында традицион бәйрәм линейкасы гадәти форматта узмаса да, 1 нче сентябрь Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен үзенчәлекле булды.

Бу көнне учреждение хезмәткәрләре балалар өчен чын бәйрәм оештырырга тырыштылар. Әйтик, иң кечкенәләр өчен курчак театры тамашасы әзерләнгән иде. Бүлекчәләрдә балалар өчен мәктәп тематикасына конкурслар һәм уеннар оештырылды. Бәйрәм музыка, җырлар, шарлар, чәчәкләр һәм котлаулардан башка да узмады. Урамда балалар өчен спорт һәм күңел ачу чаралары узды.

Үз укучыларын котларга 11 нче коррекция интернат-мәктәбе укытучылары да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International