«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә уздырдылар.
Учреждение карамагындагылар шикле предметларга тап булганда, террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Әңгәмәдән соң чарада катнашучыларга «Терроризмга каршы көрәш һәркемгә кагыла» ролигын күрсәттеләр.
Шулай ук Минзәлә интернат-йорты «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты.