Бүген Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уяу бул» дип исемләнгән дәрес узды. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау айлыгы кысаларында үткәрелгән чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Дәреснең максаты – катнашучыларда терроризмга һәм экстремизмга каршы тору нигезләрен формалаштыру. Тәрбиячеләр әлеге темага караган мөһим мәсьәләләрне ачык һәм аңлаешлы итеп яктырттылар, ә соңыннан балалар «Уяу булыгыз» дигән видеоролик карадылар. Шулай ук тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә стандарт булмаган хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мультфильм тәкъдим ителде.